Логотип
Хәбәрләр

Юлия Меньшова яңа образда

Россиянең үзәк каналларының берсендә алып баручы булып эшләгән Юлия Меньшова прическасын алыштырган. Актриса инде бик күп еллар образын үзгәрткәне юк, шуңа аның бу гамәле сенсация итеп кабул ителде. Б...

Россиянең үзәк каналларының берсендә алып баручы булып эшләгән Юлия Меньшова прическасын алыштырган. Актриса инде бик күп еллар образын үзгәрткәне юк, шуңа аның бу гамәле сенсация итеп кабул ителде. Бу вакыт эчендә чәчтарашханәләрдә хәтта «Меньшованыкы кебек» дигән махсус прическа да булдырырга өлгергәннәр.
Меньшова чәчен әз генә үстереп, инде берничә ел бик популяр булган «каре» ясаткан. Фотосын йолдыз үзенең социаль челтәр битләрендә урнаштыргач, бик күп комплиментлар, мактау сүзләре кабул иткән. Шулар арасында һәммәбезгә таныш Ксения Новикова, Татьяна Лютаева, Анна Банщикова и Катя Лель да бар. Сүзләренә караганда, аларга Юлия Меньшованың яңа образы бик уңышлы булып тоела.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
 
Фото Инстаграм @juliavmenshova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк