Логотип
Хәбәрләр

Юлия Началовага операция ясаганнар

«СтарХит» хәбәр итүенчә, табиблар Юлия Началованың аягына операция ясаганнар. Операция вакытында кан китә башлаган, табиблар аның гомерен саклап кала алган. Табиблар медикаментоз комада, авыр хәлдәге...

«СтарХит» хәбәр итүенчә, табиблар Юлия Началованың аягына операция ясаганнар. Операция вакытында кан китә башлаган, табиблар аның гомерен саклап кала алган.

Табиблар медикаментоз комада, авыр хәлдәге җырчы Юлия Началованың тормышы өчен көрәшүләрен дәвам итәләр. Йолдызның әти-әнисе, аның рәсми вәкилләре дә әлегә берни хәбәр итми. Җанатарлары һәм якыннары аның сәламәтлеге өчен дога кыла.

Төрле аноним чыганаклардан күренгәнчә, җырчыга күптән түгел аягына операция ясала. Хастаханәгә эләгүенә кечкенә генә күңелсезлек - туфли белән аягын кыру сәбәпче була. Операция вакытында көчле кан китә башлый. Табиблар аны туктата алган.

Әлегә җырчының хәле авыр, дип хәбәр ителә.

 

Автор: Александра Иванова

Фото: Instagram Юлия Началова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк