Логотип
Хәбәрләр

Юлия Началованың үлемендә җырчының беренче ирен гаеплиләр

Юлия Началованың беренче ире музыкант Дмитрий Ланской үзен җырчының үлемендә гаепләүләргә үз мөнәсәбәтен белдерде. Дмитрийның сүзләренә караганда, Юлиянең анорексия дәрәҗәсенә җитеп ябыгуында аның гае...

Юлия Началованың беренче ире музыкант Дмитрий Ланской үзен җырчының үлемендә гаепләүләргә үз мөнәсәбәтен белдерде. Дмитрийның сүзләренә караганда, Юлиянең анорексия дәрәҗәсенә җитеп ябыгуында аның гаебе юк. Ул Юлияне ябыгырга да, дарулар эчәргә дә мәҗбүр итмәгән.

«Юлиянең анорексия белән авыруын аның пиар-менеджеры уйлап чыгарган. Әлеге диагноз табиплар тарафыннан расланмаган», – дип яза Дмитрий үзенең Инстаграм аккаунтында.

Шулай ук Ланской аерылышканнан соң Юлия белән күптән күрешмәве хакында әйтте. Соңгы тапкыр алар узган елның ноябрь аенда күрешкәннәр.

Үзенең язмасын Ланской #ланскойневиноват хештегы белән урнаштырган һәм үз тарафына ялган сүзләр һәм гаепсезгә яла ягуны туктатуны сорый.

Юлия Началова 16 мартта 38 яшендә вафат була. 21 мартта артистны Мәскәүдә соңгы юлга озату чарасы узды. Юлия Началованың әтисе кызының үлемендә табипларны гаепләмәве хакында белдерде.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @julianachalova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк