Юлларда мәхшәр: автобуслар хәрәкәте туктатылды
Юлларда штаттан тыш хәл килеп чыкканда 8 (843) 5 333 888, 8 (843) 2 919 174 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәте туктатылды. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, 8 декабрьдән һава торышы яхшырганчыга кадәр шәһәрара автобуслар йөрешенә чикләүләр кертелә. Бүген дә синоптиклар буран, көчле җил турында кисәтә. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре. Юхиди хезмәте ашыгыч булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлларда штаттан тыш хәл килеп чыкканда 8 (843) 5 333 888, 8 (843) 2 919 174 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк