Логотип
Хәбәрләр

Юрий Шатуновны кызы танымаган

Быел «Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатунов үзенең 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул һаман да популяр булып кала бирә, аңа күп вакытын гастрольләрдә, студиядә уздырырга туры килә. Л...

Быел «Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатунов үзенең 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул һаман да популяр булып кала бирә, аңа күп вакытын гастрольләрдә, студиядә уздырырга туры килә. Ләкин бу аның гаилә тормышына зыян китермичә калмый икән.

«Миңа җырлый башлаган чорда уңыш елмайды, ләкин соңыннан бик күп эшләргә туры килде», ‒ дип яза Шатунов. «Мин шулкадәр нык эшкә бирелдем ки, бервакытны гастрольләрдән кайтып кергәч, кызым мине танымады», ‒ дип яза Юрий, ‒ «Кызым, берни аңламыйча әнисенә карап торды һәм «Әни, бу нинди абый?» ‒ дип сорады.

Аның кызы әтисен күп күрми торгач, бу кешенең үз әтисе икәнен аңлау өчен күп вакыт таләп ителгән. Бу хәлдән соң артист бераз аңга килә, үзенең гаиләсенә бик аз вакыт багышлаганын аңлый, шуңа күрә ул ел ярымга пауза ала. Шуңа күрә дә ул гастрольләргә йөрмәгән икән.

Юрий Шатунов Россиядә кунак кына, ул инде күп еллар Германиянең Бад-Хомбург шәһәрендә яши. Германиядә ул үзенең бизнесын ачып җибәрә, мәхәббәтен дә шунда очрата. Ул булачак хатынының аның артист булуы турында белүен теләми, шулай булып чыга да. Германиядә яшәүче Светлана «Ласковый май» төркеме хакында белми, алар очраклы рәвештә генә отельдә очрашалар, җиде елдан соң өйләнешәләр. Хәзерге көндә уллары Дэннис һәм кызлары Стэлла бар.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк