Логотип
Хәбәрләр

Зәйнәб Фәрхетдинова чыгара торган газетаның беренче саны дөнья күрде

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа газета чыгара башлады. Электрон газета түгел, ә кәгазь газета. Басма матбугат заманы артта калды, бөтен кеше интернетта, социаль челтәрләрдә дисәләр...

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа газета чыгара башлады. Электрон газета түгел, ә кәгазь газета. Басма матбугат заманы артта калды, бөтен кеше интернетта, социаль челтәрләрдә дисәләр дә, бу адымга барырга җөрьәт иткән Зәйнәб ханым.

Бу газета турында инде язган идек. “Язмышлар сукмаклары” дигән басманы Зәйнәб Фәрхетдинова белән элек “Шәһри Казан” газетасында мәдәни темаларны яктыртучы Люция Хәбибуллина чыгара. Люция ханым газетаның мөхәррире дип күрсәтелгән. Зәйнәб Фәрхетдинова исә - гамәлгә куючы һәм нәшер итүче.

- Бу санда “№ 2” дип күрсәтелсә дә, язылучыларга таратыла торган бу беренче сан. Әлегә газетабыз калын түгел, әмма киләчәктә калынрак булыр дигән өмет бар, - дип сөйләде Люция апа “Матбугат.ру” хәбәрчесенә. Дәвамы..

матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк