Логотип
Хәбәрләр

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Киенергә ярдәм итегез әле!»

Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм аша үзенә стилист эзли икән. «Күпме мине сүгәргә була инде?! Киенергә ярдәм итегез әле! Яңа елдан, яңа программама нәкъ сез күрергә теләгәнчә киенермен, языгыз, сездән ки...

Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм аша үзенә стилист эзли икән. «Күпме мине сүгәргә була инде?! Киенергә ярдәм итегез әле! Яңа елдан, яңа программама нәкъ сез күрергә теләгәнчә киенермен, языгыз, сездән киңәшләр көтәм!» – дип ярдәм сорый укучыларыннан атаклы җырчы.

Хәер, һәр кешегә ярап бетеп булмас. Гаеп эзләүче кеше һәрчак әйтәсе сүзен табыр. Артистканың укучылары да бу хакта искәртеп киттеләр. Алар башка кешеләрнең юк-бар сүзенә игътибар итмәскә киңәш итәләр.

«Бик матутр утырасыз әле монда... Акча булганда стилист табу зур проблема түгелдер. Ә менә үзен җырчыга санап йөручеләрдә Зәйнәб Фәрхетдинова тавышы булмау, анысы башка тема», «Кайсысына нәрсә ошамый инде? Мин Зәйнәбнең килешсез киемен күргәнем юк. Бик тә килешле матур киенә», – дип җырчыны хуплыйлар инстачылар.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zaynabfarhetdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк