Логотип
Хәбәрләр

Зәйниләргә ничә яшь?

Камал театрының Илгиз Зәйние турында түгел лә... Шул уңган-булган, актер, драматург, режиссёр Илгиз белән шагыйрә Резеда Зәйнинең никахы турында әйтүем иде... Зәйниләрнең язылышканнарына җиде ел, ника...

Камал театрының Илгиз Зәйние турында түгел лә... Шул уңган-булган, актер, драматург, режиссёр Илгиз белән шагыйрә Резеда Зәйнинең никахы турында әйтүем иде... Зәйниләрнең язылышканнарына җиде ел, никахлары сигез еллык булган икән. Моның турында Резеда үзенең инстакөндәлегенә теркәп куйган. Баксаң, алар рәсми төстә теркәлгән көннәрен зурлап туй итеп тормаганнар, икәүдән-икәү, шыпырт кына язылышып кайтканнар. Кичен Илгизнең студентлары котларга килгән килүен. Загс көненнән бигрәк алар ул вакытта Илгизнең «Үлеп яратты» премьерасын көткәннәр икән бит, загс дигәннәре дә эш белән эш арасында кереп чыккан нокта гына булган. Ә менә тәкъдимне исә Илгиз Зәйни Резедага беренче танышкан көнне үк ясаган булган икән! Шулкадәр ошаткан булса кирәк матур кызны Илгиз, кызып китеп, беренче зөфаф төнен Парижда үткәрергә дә вәгъдә биреп ташлаган. Шуңа Резеданың җавабы да кыска: «Никахыбызга 8 ел булып килә, ә Парижга әле һаман да барган юк. Зөфаф төне әле дә булмаган, мин әле дә «саф кыз».

Автор: Гөлнара Җәлилова

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Безнең туй булмады... Белмим... ул миңа бик газаплы һәм мәшәкатьле эш булып тоела иде...) Без никахны февральдә, чатнама салкын бер көндә укыттык... Укыттык та, тыныч кына яши башладык. Язылышырга кирәк инде дигән уй булса да, һаман вакыт җитмәде... Шулай яз да үтте, көз дә җитте... Илгиз Камал театрының зур сәхнәсендә беренче премьерасын - "Үлеп яратты" спектаклен чыгарырга әзерләнә башлады. Премьера 9 декабрьгә билгеләнгән иде. Без премьерага бер ай чамасы кала ЗАГСка гариза тапшырдык... Көнен 16 декабрьгә билгеләдек! Билгеләдек тә, оныттык!!!)) Илгизнең беренче Премьерасы уңышлы үтү - безнең өчен иң зур, иң матур туйлардан да кадерлерәк иде.15 декабрьдә мин күлмәк эзләргә керештем! Инде кибетләр ябылыр вакыт җиткәч, ак, кызыл һәм кара төсләрдән торган бер гади генә күлмәккә тукталдым...)) Икенче көнне сәгать 11-дә икәүдән-икәү генә ЗАГСка килдек. Безнең гаиләне законлы теркәү өчен бик нәзәкатьле генә ханым бүлмәгә керде дә, куелган тавыш белән, борын тишекләрен киңәйтеп шигырьләр укырга кереште! Күп кеше катнаша торган гадәти тантана сценариесы буенча теркәмәкче була бу! Мин кинәт пырхылдап көлеп җибәрдем, күрәм Илгиз дә чак кына түзеп тора. Читтән караганда бу чыннан да көлке иде. Ниһаять 20 минут дигәндә теге ханым шигырьләрен укып бетереп, эшне тәмамлады. Кулга таныклыкны алдык да, чыгып киттек! Бер фото да ясамадык хәтта. Шәһәр үзәгендәге бер ресторанга кереп рәхәтләнеп ашадык та, Илгиз студентлары янына дәрескә китте, мин троллейбуска утырып өйгә! Әәә, туй булмады дип алдыйм, туй булды: Илгиз кич эштән кайткач аның артыннан чәчәкләр, шампань шарәпләре тотып, студентлары килеп җитте!))) Урамда озак кына нишләргә белми басып тордык!))) Өйгә кереп утырырга инде соң иде, кичке 11ләр... Зөфәф төнен дә студентлар белән үткәреп булмый бит инде...))) Зөфәф төне дигәннән, безнең зөфәф төне дә булмады... Илгиз миңа беренче танышкан көнне үк кияүгә чыгарга тәкъдим ясады! Һәм үзенә карату өчен шул ике ел эчендә ни белән генә кызыктырмады! Зөфәф төнен Парижда үткәрәбез дип тә вәгъдә итеп атты бәгырь....))) менә бүген язылышканга 7 ел, никахыбызга 8 ел була, ә Парижга әле һаман барган юк!!! Зөфәф төне әле дә булмаган, мин әле дә "саф кыз"!)#МенәШундыйГаилә#Зәйниләр#

Публикация от Rezeda Zayni (@rezedazayni)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк