Логотип
Хәбәрләр

«Үз кешеңне табудан да рәхәтрәк әйбер юк икән»

Ришат Фәзлыйәхмәтов белән интервьюдан өзек.

– Нәрсә ул ярату, Ришат?

– Яратуның нәрсә икәнен үзем дә белми идем. Шулай да, бүген мин яратам. Бары тик 31 яшемдә чып-чынлап яраттым. Моңа кадәргеләр ияләнү генә булгандыр дип уйлыйм. «Өйләнмичә, буйдак булып калмасам иде», – дигән курку хисе дә булмаган түгелдер. Үз кешеңне табудан да рәхәтрәк әйбер юк икән ул. Гомумән, икенче төрле хис. Аны сүз белән генә аңлатып булмый.  

– Шешә алдыймы?

– Шешә – ул шайтан. Ә шайтан алдый. Алкоголизм – шайтанның беренче авыруы. Зина кыласың, кеше үтерәсең… Шайтан суы баш миен киптерә, кеше юләрләнә: әйберен сата башлый, гаиләсе таркала. Хәзер күңелем, гомумән, андыйга тартмый. Аны эчәсең дә, күңел тынычлана. Әмма күңелнең тынычлыгы – ул бер генә мизгел. Икенче көнне авырый идем. Бәлки ашамыйча эчкәнгәдер. Хәзер күрәсем дә килми. Бу бары тик кулларның аска төшкән вакыты иде. Дөнья рәхәт! «Яңа елдан соң якын да килмим», – дип үз-үземә сүз бирдем. Безнең яшәештә «соблазн» күп: монда барсаң – салалар, дуслар белән күрешсәң – куялар. Күрешегез дә чәй эчегез. 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк