"Зәкят" хәйрия фонды соңгы өч айда 12 авыру балага ярдәм күрсәткән

2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелгән.
(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 5 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Эфир” телеканалының “Тема” тапшыруында кунакта булды. Ул алып баручы Сергей Шерстневның сорауларына җавап бирде һәм мөселман җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти мөфтиятнең социаль хезмәте турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге эшчәнлек “Зәкят” Хәйрия фонды тарафыннан башкарыла һәм җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый.
Иң беренче чиратта, хәйриячелек авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. 2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелсә, быелгы 3 ай эчендә 12 сабыйга шундый ярдәм күрсәтелде. Дәвамын укыгыз...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте