Логотип
Хәбәрләр

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм “Россия-1” каналында күрсәтеләчәк

Язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим итү кичәсендә “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Россия-1” каналында фильм күрсәтеләчәген хәбәр итте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәг...

Язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим итү кичәсендә “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Россия-1” каналында фильм күрсәтеләчәген хәбәр итте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Зөйләха күзләрен ача” романы буенча фильм төшерү - “Россия-1” каналы идеясе. Мин моңа бик шатмын. Ике ел элек романны каналга тапшырдым. Шул вакыт дәвамында сигез серияле сценарий эшләнелгән. Сценарийны үземә язарга тәкъдим иткәннәр иде, ләкин баш тарттым. Бердән, Зөләйханың тарихы турында күп уйланып йөрдем, аның белән “яшәдем”, ул мине йота сыман тоелды. Икенчедән, әсәремне сценарийга яраклаштырып, үзем үк төзәтәсем, үзгәртәсем килмәде. Мин моны профессиональ яктан җиренә җиткереп эшли алмас идем, дип уйлыйм. Сценарийны “Россия-1” каналының сценаристлары эшләде, тиздән аның якынча вариантын күрсәтергә тиешләр.

Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкарачак. Бу хәбәрне мин Казанның массакүләм мәгълүмат чараларыннан белдем, чөнки проектка минем катнашым юк диярлек. Семрук авылын Лаеш районының яр буенда төзегәннәрен ишеттем. Фильмны төшерү август аенда башланыр, дип көтелә. Романны экранга чыгаруга уңай карыйм. Әдәби әсәр белән фильм – ул икесе ике төрле нәрсә, шуны онытмаска кирәк. Фильмны караучылар, кызыксынып, кибеткә барып, китапны сатып алыр дигән өметтә калам”, - дип белдерде Гүзәл Яхина.

“Мин Чулпан Хаматовага җылы мөнәсәбәттә. Ул - гаҗәеп актриса, кеше буларак та ихлас, ягымлы. Андагы мәрхәмәтлелекне берничек тә яшереп булмый, ул һәрбер грим аркылы да күренә. Ул сыйфатны уйнап күрсәтеп тә булмый. Шуңа күрә дә Чулпан Хаматованы Зөләйха ролендә күрәм, ул роль аңа туры килә дип уйлыйм”, - диде Гүзәл Яхина.
Гүзәл Яхина Зөләйха персонажына фикерен белдерде: “Мин ул геройны татар хатынының прототибы дип әйтмәс идем. Зөләйха кебек хатыннар башка милләтләрдә дә бар”, - диде ул.

“Зөйләха күзләрен ача” романының якынча 20 телгә тәрҗемәсе басылып чыккан: “Тәрҗемәдә булган инглиз һәм алман телендәгеләрен генә укып чыга алдым. Ике телнең тәрҗемәләре дә бик яхшы килеп чыккан, дип әйтә алам. Башка телләргә тәрҗемә ителгәннәрен, кызганыч, укый алмадым, чөнки ул телләрне белмим. Тәрҗемәчеләр белән эшләү дә үз нәтиҗәсен бирде. Мәсәлән, романда кайбер урыннар төзәтелде. Тәрҗемәче – ул бик тә игътибарлы укучы, күзгә күренмәгән детальләрне дә әйтеп бирә. Упыриханың гөл савытында башта күкчәчәкләр булса, аннары кыңгырау чәчәкләре үсеп утыра. Менә шул әйберне редакторлар күрми калган, ә инглиз тәрҗемәчесе моңа игътибар итте”, - дип сөйләде Гүзәл Яхина.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк