Логотип
Хәбәрләр

“Зөләйха күзләрен ача” спектакле, алдан хәбәр ителгән булса да, Новосибирскида куелмаячак

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль, алдан хәбәр ителгән булса да, Новосибирскида куелмаячак. Бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә режиссер Тәлгат Баталов әйтте. Июнь аенда Новосибирскин...

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль, алдан хәбәр ителгән булса да, Новосибирскида куелмаячак. Бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә режиссер Тәлгат Баталов әйтте.

  • Июнь аенда Новосибирскиның “Старый дом” театры “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль чыгарырга тиеш иде. Бу хакта Уфада журналистлар белән очрашуда романның авторы - татар чыгышлы язучы Гүзәл Яхина әйтте.

“Зөләйха күзләрен ача” романын Үзбәкстанда туып үскән татар егете Тәлгат Баталов сәхнәләштерергә тиеш иде. Ул инсценировканы да үзе язган.

Әмма спектакльнең чыкмаячагы билгеле булды. Режиссер Тәлгат Баталов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, театр белән режиссер килешә алмаган һәм Тәлгат Баталов куюдан баш тарткан.

Әмма бу Тәлгат Баталовның идеядән баш тартуы түгел. “Роман бик яхшы. Мин аны куярга җыенам, әмма әлегә бер театр белән дә сөйләшүләр бармый”, - диде ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк