Логотип
Хәбәрләр

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле, махсус чакыру булмаса, Казанга килмәскә мөмкин

(Уфа, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакленең, махсус чакыру булмаса, Казанга килмәве дә мөмк...

(Уфа, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакленең, махсус чакыру булмаса, Казанга килмәве дә мөмкин. Бу хакта бүген спектакльнең режиссеры Айрат Әбүшахманов әйтте.

Әлеге фикер "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхина һәм шул исемдәге спектакль режиссеры Айрат Әбушахманов белән оештырылган матбугат конференциясендә яңгырады.

Бүген Уфага бер көнлек визит белән "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен карарга танылган язучы Гүзәл Яхина килде. "Россия" медиаүзәгендә романның авторы һәм шул исемдәге спектакльнең режиссеры Айрат Әбушахманов белән матбугат конференциясе булды.

Брифингта "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты һәм Айрат Әбүшахмановтан спектакльнең фестиваль һәм гастроль язмышы турында сорады. Режиссер Казан гастрольләре мәсьәләсендә кистереп җавап бирә алмады. Казан гастрольләреннән азрак куркуын да яшермәде.

Язучы Гүзәл Яхина бүген кич үз романы буенча куелган спектакльне караячак. Авторның Уфа программасында журналистлар, китап сөючеләр, язучылар, тамашачы һәм артистлар белән очрашу каралган. 

татар-информ

Фото: bashinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк