Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Зиннуров: "Бер пәп итсәң җибәрәм дигән идем, тотты да пәп итте, малай!"

Бүген бездә зур бәйрәм – радио көне! Әйе, әйе, бу бәйрәм радио хезмәткәрләренең генә бәйрәме түгел, халык бәйрәме. Ни өчен дисәк, радио – халык өчен иң беренче һәм иң уңайлы мәгълүмат чараларының берс...

Бүген бездә зур бәйрәм – радио көне! Әйе, әйе, бу бәйрәм радио хезмәткәрләренең генә бәйрәме түгел, халык бәйрәме. Ни өчен дисәк, радио – халык өчен иң беренче һәм иң уңайлы мәгълүмат чараларының берседер, мөгаен.

Үз карьерасын радиода эшләүдән башлаган Зөлфәт Зиннуров та бүген коллегаларын бәйрәм белән тәбрикли. Шул уңайдан яшь чагындагы кызыклы хәлне искә төшерә артист:

– Радиода эшләгән вакытта ниләр генә кыланмый идек! Горький шоссесын узып Залесный бистәсенә таба барганда пост бар иде элек. Менә шунда без 1 нче апрель көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре булып машина йөртүчеләргә стоп билгесенә туктамадың бит, дип бәйләндек һәм ахырдан котладык, бүләкләр тапшырдык. Чын гаишник башта туктата, машина йөртү таныклыгын карый, фамилиясе исеме татар булса – безнең машинага җибәрә. Ә безнең машинада өлкән инспектор ролендә мин, артта сержант Булат Бәйрәмов һәм исерек килеш машина йөртүче ролендә наручниклардан Әбри Хәбриев (кадрга кермәгән). Фантазия көчле иде! Барлык элекке хезмәттәшләремне һәм радиода эшләүчеләрне радио көне белән котлыйм!

Ә бу кадрда без «бәйләнгән» бер автоледи. Бер пәп итсәң җибәрәм дигән идем, тотты да пәп итте, малай! Булат авызын ачып карап калды. Елын хәтерләмим.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк