Зөлфәт Зиннуров халыкка тәрбия бирә

2012 елда барлыкка килгәннән бирле инстаграм социаль челтәре безнең тормышыбызга бик нык үтеп керде. Аның нинди уңай һәм тискәре яклары бар соң, бу хакта «Яңа гасыр» телеканалының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров үзенең фикерен җиткерде:

  • Минем өчен инстаграм халыкка әзрәк булса да тәрбия бирү чарасы, беренчедән. Инстаграмның беренче чыккан көненнән бирле мин бар кешене дә татар хәрефләре белән татарча язарга өнди башладым. Мин аны бүген дә өндим һәм һәр кешегә киңәш итәм. Мине блокка куялардырмы юктырмы ансы миңа барыбер. Күп кенә басма мәгълүмат чараларының баш редакторларының инстаграм битләре чыккач, мин әле аларны да сүгеп йөрдем. Бүгенге көндә Аллага шөкер татар хәрефләрен куллана башладылар. Икенчедән, мин үземнең тормышымда булган барлык вакыйгалардан фотолар куеп бармыйм. Мин нәрсәдер уйланырга мәҗбүр итә торган, нәрсәнедер күрсәтә торган фотолар гына куям.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
353
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы