Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Зиннуров радиога кайта!

«Татар радиосы»нда сөнечле вакыйга – яхшы кәеф дулкыннарына легендар диджей Зөлфәт Зиннуров кайткан! Сез яраткан тавышны һәр эш көнендә 7:00 сәгатьтә «Татар радиосы»ның «Уян,Татар! 7:00 агентлары» тап...

«Татар радиосы»нда сөнечле вакыйга – яхшы кәеф дулкыннарына легендар диджей Зөлфәт Зиннуров кайткан! Сез яраткан тавышны һәр эш көнендә 7:00 сәгатьтә «Татар радиосы»ның «Уян,Татар! 7:00 агентлары» тапшыруында ишетергә мөмкин.

Сөенечле хәбәрне радио хезмәткәрләре тыңлаучыларга Инстаграм челтәрендә кызыклы видео рәвешендә җиткерә. Алар К.Тинчурин артистлары белән берлектә легендар «Зәңгәр шәл» спектакленнән Булатның кайту күренешен сәхнәләштергәннәр. Аңлагансыз булса кирәк, биредә халык Булатның түгел – Зөлфәтнең кайтуына сөенә!

Зөлфәт Зиннуров белән яхшы кәеф дулкынына сез дә кушылыгыз, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк