Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Зиннуровны котлыйбыз!

Яңа гасыр башында эстрадабызга татарча шансон жанрын таныткан талантлы җырчы һәм популяр алып баручы, «Татар радиосы»ның «Уян, Татар!» тапшыруы агенты Зөлфәт Зиннуров туган көнен билгеләп үтә. Җырчын...

Яңа гасыр башында эстрадабызга татарча шансон жанрын таныткан талантлы җырчы һәм популяр алып баручы, «Татар радиосы»ның «Уян, Татар!» тапшыруы агенты Зөлфәт Зиннуров туган көнен билгеләп үтә.

Җырчының кызлары Зәлия белән Зифа иртән әтиләренә бүләк тә әзерләп куйган. «Татар радиосы»ндагы хезмәттәшләре дә Зиннурга матур теләкләрен юллаган.

«Сәхнә» журналы редакциясе Зөлфәт Зиннуровны ихлас күңелдән туган көне белән тәбрик итә. Сезгә шатлык-куанычларга күмелгән озын гомер, сүнмәс иҗат дәрте һәм бәхетле киләчәк телибез!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк