Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Зиннуровтан карта пешерү ысулы

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең тормышын инстаграмда актив яктырта. Шулай ук ул язылучыларына гадәти булмаган ризыклар пешерүе белән дә таныш. Әле ул эчәгедән өчпочмак пешереп видеога төше...

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең тормышын инстаграмда актив яктырта. Шулай ук ул язылучыларына гадәти булмаган ризыклар пешерүе белән дә таныш. Әле ул эчәгедән өчпочмак пешереп видеога төшереп куя, беркөнне сөттә мойва пешерде. Ә менә кичә ул кичке ашка нәрсә пешергән дисезме ‒ карта.

Ул картаны пешергән кеше беләдер инде, һәрбер кеше дә яратмый аны. Аның хуш исләре бөтен өйгә тарала, шуңа түзсәң, ашыйсың инде. Зөлфәт картаны башта суда кайнатып чыгарып, ул суны түгәргә куша. Икенче катын төрле тәмләткечләр салып бер сәгать кайнатасың, аннан телемләп кисәсең һәм суганны исле көнбагыш белән бутап барысын бергә туглыйсың. Зөлфәт карта пешерүнең шушы ысулын тәкъдим итә. Башка бер сорау гына килә, хатыны да бу деликатесларны ашый микән, иренең пешеренүләренә ничек түзә икән?!

Сез карта яратасызмы?

Автор: Г.Шарапова

Фото: zulfat_zinnurov

f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк