Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновны котлыйбыз!

Бүген яшь парның никахына бер ай тулды. Шуның уңаеннан Зөлфирә инстаграмына көзнең алтын бер мизгелен сурәтләгән видео урнаштырды. Биредә гашыйклар саргайган яфраклар тараталар. Видеоязма җылы хис-тойгылар һәм мәхәббәт белән тулган.

Пост астында парны котлап комментарийлар калдырдылар: «Сокланып карап туйгысыз пар ,бәхетле булыгыз», «Матур, бәхетле, оззззыыын гомер телим!», «Амин, тигез, матур яшәгез!!! Искиткеч матур пар сез».

Узган көнне Алмаз инстаграмында өйдә ремонт ясаганны сөйләде: «Әле ремонт та ясыйбыз бит. Анысын бергә башкарып чыга алсагыз, яши аласыз диючеләр дә бар».

Без дә яшь гаиләне котлыйбыз һәм озын гомер котлап калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @zulfira_shaydullina

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
651
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Җимешем, мин үзгәрәчәкмен»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы