Логотип
Хәбәрләр

Зөлфия белән Җәвитнең мәхәббәт тарихы

Зөлфия белән Җәвит Шакировларның ничек танышканнарын белә идегезме сез? Баксаң, алар балачактан таныш икән инде. Бер районның төрле авылларыннан булсалар да, Чакмагышның үзендә була торган концерт-там...

Зөлфия белән Җәвит Шакировларның ничек танышканнарын белә идегезме сез? Баксаң, алар балачактан таныш икән инде. Бер районның төрле авылларыннан булсалар да, Чакмагышның үзендә була торган концерт-тамашаларында гел очраша торган була алар. Шул вакытта алар арасында очкын кабынгандыр да инде. Зөлфия ул вакытта чын чынлап популяр булган, аның җырлавын тыңларга бар авыл җыелган.

Җәвит югары уку йортын тәмамлагач, үзләренең авылларына эшкә кайта. Менә шул вакыттан алар очрашып йөри башлыйлар. Зөлфия Уфада укый, Җәвит аның янына барып йөри. Күрешүләр күңелле булса да, аерылышкан вакытта авыр була аларга. Хәзер дә шулай алар, бер-берсеннән башка тора алмыйлар. Ире берәр җиргә чыгып китсә, Зөлфия инде шалтырата башлый, ә  ул әле кирәкле җиргә барып та җитмәгән була... Менә шундый була ул мәхәббәт диясе килә.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк