Логотип
Хәбәрләр

Зөлфия Шәмсуарованы котлыйбыз!

Кичә Пирамида күңел ачу комплексында Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль булып узды. Раил Шәмсуаровның хатыны Зөлфия Шәмсуарова I халыкара фестиваль-конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты...

Кичә Пирамида күңел ачу комплексында Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль булып узды. Раил Шәмсуаровның хатыны Зөлфия Шәмсуарова I халыкара фестиваль-конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты булды. Үзенең шатлыгы белән ул инстаграмда уртаклашты: «Дуслаааар, Мин Альфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты булдым!!! I урын бит, уртаклашмыйча булдыра алмыйм! Бу уртак җиңү! Рәхмәтләрем чиксез мине әзерләучеләргә, сәхнә осталарыма ‒ Рәуф Нуриев, Земфира Әдиповнага. Режиссёрым hәм хәтта монологымның авторы ‒ Алмаз Нургалиевка. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образы миңа җиңү китерде! Кадерле театрыма @kamalteatr! Монологымда «Мине Галиәскәр Камал театры коллективы үзенең премьерасына чакырды! Сәхнәдә Гөлҗамал спектакле иде... Ә төп персонаж ‒ минем прототип» дигән сүзләр яңгырады!!! Кайчандыр миңа актерлык осталыгына өйрәткән Ильдар Хәйруллинга  да зур рәхмәт! Зөлфия апа Авзалова , Венера Ахатовна , Рәшит Сәбиров, Гузәл Мустафина рәхмәтләрем чиксез. Бу минем өчен зур дәрәҗә! Раилем, Әти-Әнием, Кадрия апам ‒ гел янымда булып, миңа ышанганнары өчен рәхмәт».

Зөлфияне чын күңелдән котлыйбыз!

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @missis_zulfiya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк