Зөлфия Вәлиева: «Синең каның агып беткән бит Фәнис!»
«Бүген бездә искиткеч җылы һәм зәвыклы кичә - Татарстанның халык язучы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Миңа үземә аның белән 90 яшьлеген уздырганда аралашу...
«Бүген бездә искиткеч җылы һәм зәвыклы кичә - Татарстанның халык язучы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Миңа үземә аның белән 90 яшьлеген уздырганда аралашу бәхете тиде. Һәм шул вакытта, әсәрләре нигезендә телевизион спектаклен төшерергә фатихасын алып калдык. Соңрак Әхтәм абый Зарипов «Бер генә сәгатькә» хикәясенә нигезләнеп сценарий да язды. Әле дә хәтерлим, студиядә 40 нчы елның украйн хуторын төзегәннәр иде. @zulfiyavaleeva_zv ның беренче зур эше. Минем яраткан кыз ролендә, итегемне салдырып аяктагы яраны бәйләргә тиеш иде. Мин натуральныйрак булсын дип, кирзалар эченә чөгендер суы тутырдым. Күбрәк салганмын ахыры, идәнгә җәелгән кызыл күлгә карап ул: «Синең каның агып беткән бит Фәнис!» - дип кычкырып җибәргәне исемдә. Бүгенге көндә @tvtnv каналында «Хәтер һәм хәтәр» исеме астында күрсәтелә ул. Хәтерлисезме ул фильмны?» - дип хатирәләре белән уртаклаша Фәнис Җиһанша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк