Логотип
Хәбәрләр

Зәмирәгә кем бала карарга булышкан

Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграм социаль челтәрендә кызыклы хәл белән уртаклашты. Бу хәл 2009 елда була. Улы Аязга 3 яшь. Зәмирә туй эшләп кайта да, арып-талып йокларга ята. Икенче көнне иртәнге алтыд...

Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграм социаль челтәрендә кызыклы хәл белән уртаклашты. Бу хәл 2009 елда була. Улы Аязга 3 яшь. Зәмирә туй эшләп кайта да, арып-талып йокларга ята. Икенче көнне иртәнге алтыда аның улы уяна да, күрше бүлмәдә йоклап яткан апасы Айсылуны уята. Ул аннан ашарга сорый. Апасы аптырап кала, әнисенә әйтергә куша. Малай исә:

‒ Әни арыган, йоклый, ‒ дип җавап бирә.

Иң кызыгы шунда, апасы Айсылу да Зәмирә белән бергә эшләп кайткан була. Малай апасын җәлләтә, тегесе түзмичә кухняга чыгып китә инде.

Менә шулай, Зәмирәгә Айсылу апалары кечкенәдән бала карарга булышкан икән.

Автор: Г.Хәлиуллина

Посмотреть эту публикацию в Instagram

2009 ел... Аязга 3 яшь чамасы. Сон гына Туй эшлэп кайттым. Икенче конне иртэнге 6.00 тирэсе. Аяз торды да экерен генэ йокы булмэсеннэн чыгып китте, Курше булмэдэ йоклап ятучы апасын @ajsylu_imaeva уята: - Айсююю , минем ашыйсы килэ. Айсылу: - Бэтэч, бар эниенэ эйт. - Эни арыган, йоклый?. Айсылу: - Мин дэ йоклыйм инде, мин дэ арыдым. ( Ин кызыгы шунда, без туйларны бергэ эшли идек?). Сизэм, Аяз Айсылуны жэллэтеп утыра, чонки тегесе тузми, торып кухняга чыгып китэлэр... . . . Кечкенэдэн ук Аязны устерешкэн бик якын подружкам бар минем, @ajsylu_imaeva #нашавтораямама.

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк