Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: Гайбәтләргә елмаеп карарга өйрәндем”

Зәмирә Рәҗәпова – журналист һәм алып баручы. Гади авыл кызы берүзе Казанга килеп, яши башлый. “Кая барганымны белмичә, чыгып киттем”, - дип сөйләде ул миңа. Казанда аның ерак апалары яшәгән, Зәмирә би...

Зәмирә Рәҗәпова – журналист һәм алып баручы. Гади авыл кызы берүзе Казанга килеп, яши башлый. “Кая барганымны белмичә, чыгып киттем”, - дип сөйләде ул миңа. Казанда аның ерак апалары яшәгән, Зәмирә бирелгән адрес буенча аларны эзләп барган, ә алар инде башка фатирга күчеп киткән була. Зәмирә Рәҗәпованың язмышына күз салыйк әле.

“Салават абый Роберт Миңнуллинның сеңлесе дияргә кушты”

- Зәмирә, язмышка үпкәләп елаган чагың бармы?

- Элек була иде, хәзер юк. Беренче гаилә белән яшәгәндә, мәсәлән. Мөгаен, ул вакытта мин әле яшь булганмындыр. Ул чакта бөтен кеше дә гаепле кебек, бөтенесе дә миңа тиеш булган кебек тоела иде. Хәзер исә аңлыйм: беренчедән, язмышка үпкәләп елаудан файда юк, икенчедән, син еласаң да, еламасаң да, Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай була. Язмышка үпкәләп елау – ул бала-чагалык.

- Син Башкортстаннан, югары белемеңне Чаллыда алдың. Укып чыккач, нишләп кире туган ягыңа кайтып китмәдең, ә Казанга килдең?

- Чын дөресен әйткәндә, беренче тапкыр Казанга килгәч, әлеге шәһәр миңа, гомумән, ошамады. Урамнары зур иде. Шулай да балачактан ук Казанга бару теләгем бар иде, чөнки Камал театры һәм “Татарстан” телевидениесе мине үзенә тарта иде. Диплом алгач, мин кире туган ягыма кайттым. Мине журналист булып район газетасына эшләргә чакырдылар. Шулай эшләп йөргәндә, бер ханым, исемен хәтерләмим, миңа: “Мин дә практикага гына кайткан идем, шулай калдым. Монда калма, бу синең дәрәҗәң, форматың түгел. Мөмкинлегең булса, кит”, - диде. Һәм мин ике меңлек хезмәт хакын алып, әнигә Казанга китүемне әйттем. Акчабыз юк иде, шул ике мең белән мәркәзебезгә юл тоттым.

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк