Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Ирем дә нервыга тия»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәповага еш кына «Бар да матур, чиста, идеаль» дигән комментарийлар яудыралар икән. Шушы комментарийларга җавап итеп, ул үзенең реаль тормышын язган. «Шулай ук бөтен җир...

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәповага еш кына «Бар да матур, чиста, идеаль» дигән комментарийлар яудыралар икән. Шушы комментарийларга җавап итеп, ул үзенең реаль тормышын язган.

«Шулай ук бөтен җирдә тузан. Аязның аяк киеме салган җирендә кала, баскан саен Данилның уенчыгына абынабыз. Берсе олы, берсе кече була белми, сугышалар. Кайчак минем дә плитә өстендә кәстрүлләр шалтырап тора. Башка бөтен ирләр кебек минем ирем дә вакыт-вакыт нервыга тия, әлбәттә, мин дә аныкына тиям. Матур, бар да бәхетле елмайган фотоны төшергәнче фотографның җиде кат тире чыга. Данил торып чаба, Макс аны куып тота, тегесе киреләнә, елый. Макс психалана, Аяз каядыр ашыга, тизрәк булыгыз, дип безне сүгә, мин барысын да тынычландырырга тырышам. Ашыкканда урын җыештырмыйча, раковинага чашкаларны өеп чыгып киткән чаклар да була. Беркая да чыгасы булмаса, шорты-майка һәм башта «карга оясы» белән йөрим. Идеаль макияж һәм ефәк пижамадан йөрисе килсә дә. Бар ул ефәк пижама, тик уңайсыз, табак-савыт юганда, җиңе шуып төшә. «Ничек өлгерәсез?» дисез. Өлгермим! Иң мөһиме шул күңел халәте, ә шкафтагы тузан түгел».

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бар да матур, чиста, идеаль, бэхетле... Мина еш кына шундый комплементлар яудырасыз. Рэхмэт анысы, тик инстаграмнын икенче ягында бар да реаль тормыштагыча, дуслар. Шулай ук ботен жир тузан, Аязнын киеме салган жирендэ кала, баскан саен Данилнын уенчыгына абынабыз. Берсе олы, берсе кече була белми, сугышалар! Кайчак минем дэ плитэ остендэ кэчтруллэр шалтырап тора. Башка ботен ирлэр кебек минем ирем дэ вакыт - вакыт нервыга тия, элбэттэ мин дэ аныкына тиям?. Э матур, бар да бэхетле елмайган фотоны тошергэнче фотографнын жиде кат тире чыга. Данил торып чаба, Макс аны куып тота, тегесе кирелэнэ, елый, Макс психлана, Аяз каядыр ашыга, тизрэк булыгыз , дип безне сугэ, мин барысын да тынычландырырга тырышам.... ???... Ашыкканда урын жыештырмыйча, раковинага чашкаларны оеп чыгып киткэн чаклар да була?... бер кая да чыгасы булмаса, шорты- майка хэм башта "карга оясы" белэн йорим. Идеаль макияж хэм ефэк пижамадан йорисе килсэ дэ. Бар ул ефэк пижама, тик унайсыз, табак савыт юганда, жине шуып тошэ. "Ничек олгерэсен?", дисез. ОЛГЕРМИИИМ!!! Кыскасы #какувсех !!! Э менэ монэсэбэтлэргэ килгэндэ инстаграмнын алдында да, артында да бер торле, Аллага шокер! Аны уйнап, ялтыратып, ясап булмый. Хэм ин мохиме шул-кунел халэте , э шкафтагы тузан тугел!!!

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк