Зәмирә Рәҗәпова: «Малай дигәч кәефем төште»
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсендә зур бәйрәм – кичә аларның кечкенә уллары Данилның туган көне иде. Кичә иртән 3 яшен тутырган газиз баласын котлап матур теләкләр язган әни кеше. Өч ел э...
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсендә зур бәйрәм – кичә аларның кечкенә уллары Данилның туган көне иде. Кичә иртән 3 яшен тутырган газиз баласын котлап матур теләкләр язган әни кеше. Өч ел элек бала көткән вакыттагы хис-кичерешләре белән Зәмирә Инстаграмда уртаклашты:
«УЗИда малай, дигәч, бераз кәефем төште. Макс гастрольдә иде ул көнне. Шалтыратып, «малай», дидем. «Ты, че, не рада?», дип сорый бу. Мөгаен, кәефсезләнүем тавышыма чыккандыр. Табибым Зәйтүнә Әскәровна консультациядән акылга утыртып чыгарды мине: «Син хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсың, менә син утырган шушы урындыкта балага уза алмаган күпме хатын-кыз елап утыра. Алар кемгә дә риза! Рәхмәт айт Аллага, сәламәт булсын, дип телә». Шушы сүзләрдән соң мин айнып киттем... Данил тугач, миллион тапкыр үземне сүктем «жүләр», дип, әле дә малай булган!!! Чөнки, ул безнең һәрберебезне мәхәббәт, бәхет, шатлык, куаныч...әйтеп бетергесез позитив белән көн саен куандырып тора. Гомерле, сәламәт, бәхетле, әти-әниле, тәүфиклы бул, Балам», – дип язган ул.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @zamira266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк