Зәмирә Рәҗәпова: «Нәрсәгә миңа алтын?! Мясорубка бүләк ит!»
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың тиздән туган көне җитә икән. Йолдыз 40 яшь тулу уңаеннан ире белән сөйләшкән сүзләрне инстаграмга пост итеп куя. Биредә гаилә бүләк хакында бәхесләшә. «- Нәрсә...
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың тиздән туган көне җитә икән. Йолдыз 40 яшь тулу уңаеннан ире белән сөйләшкән сүзләрне инстаграмга пост итеп куя. Биредә гаилә бүләк хакында бәхесләшә.
«- Нәрсә телисең? Сиңа нәрсә бүләк итәргә?
- Белмим. Барысы да бар. Әйдә, акча тотмыйбыз. Өстәвенә, 40 яшьне билгеләп үтмиләр.
- Юк инде, бүләкне ясарга була бит. Әйдә алтын бүләк итәм, син яратасың бит.
- Юк, иттарткыч бүләк ит. Иттарткыч ватылды», – шушы диалогтан соң Максим шакката. Хатыныннан мондый сүзләрне ишетергә сәер булгандыр, мөгаен. Зәмирә бу хакта«: Алтыным җитәрлек. Барыбер бәйрәмнәрдә генә киенәм. Ә менә иттарткыч белән манты, пилмән, чебурек, макарон по флотски, котлетлар, хинкали пешереп була», ди.
Бер караганда, аның сүзләре хак та инде. Ә Сез ирегездән нәрсә сорар идегез?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: @zamira266
instagram.com/embed.js">
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк