Зәмирә Рәҗәпова: «Әти белән аралашмыйм»
- Балачагың ничек үтте? - Балачагым бик рәхәт үтте. Авылыбызның табигате матур. Әни Үзбәкстаннан аерылып кайтты. Ул 18 яшьтә кияүгә чыккан да, шул якларга киткән. Әй, кояш баеган вакытларда өйгә кайт...
- Балачагың ничек үтте?
- Балачагым бик рәхәт үтте. Авылыбызның табигате матур. Әни Үзбәкстаннан аерылып кайтты. Ул 18 яшьтә кияүгә чыккан да, шул якларга киткән. Әй, кояш баеган вакытларда өйгә кайтасы килеп, әнинең йөрәге өзгәләнгәндер.
- Аерылышуларының сәбәбе нидә?
- Әни Башкортстанга кунакка дип кайткан булган. Кайткан да, бүтән китмәгән. Югыйсә әти дә аның артыннан килгән булган, ләкин ул аңа иярмәгән.
- Әниең башка кияүгә чыкмады?
- Юк, 24 яшендә ирсез калып, безне үзе үстерде. Үги әтиле язмыш күрсәтмим, дигәндер инде.
- Әтиең белән аралашасыңмы?
- Юк, аның кайда икәнен белмим.
- Әниең Казанга килергә уйламыймы?
- Юк, уйламый да. Кыш көннәрендә балалар карашырга килеп китә, ләкин авылын ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
-
«Этнографическая мозаика татарского народа»
-
«Милли мультfest»
Комментарий юк