Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Ул миннән әле кыз сорый»

Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда начар комментарийларга җавап итеп пост язган. Аңа бер язылучысы ире белән бергә төшкән фотосы астында аларның бер-берсенә туры килмәүләре хакында язган иде. Шуңа җавап, Зәм...

Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда начар комментарийларга җавап итеп пост язган. Аңа бер язылучысы ире белән бергә төшкән фотосы астында аларның бер-берсенә туры килмәүләре хакында язган иде. Шуңа җавап, Зәмирә туры килүләрен раслау өчен фактлар китерә.

«Мин аны яратам!

Ул мине ярата!

Балабыз бар! (Ул миннән әле кыз сорый)

9️ ел бергә яшибез!

Икебез дә ижат кешеләре!

Бездә ир-ат, хатын-кыз эше юк, бар эшне бергә эшлибез.

Бергә сәяхәт итәбез.

Мин аның хыялларын, шөгыльләрен хөрмәт итәм.

Ул минем хыялларымны, шөгыльләремне хөрмәт итә.

Сузылып ятып бергә кино карарга яратабыз.

Бергә бизнес төзибез.

Бергә йорт салабыз.

Ул миңа, мин аңа һәр эштә ярдәмче, терәк. Минем иң хыялый хыялларыма ышанучы бары тик ул!

Икебез дo көнчел.

Мин хыялый. Ул жирдән йөри. Кайда нинди счет килгәнен, ничек түлисен дә белмим. Ул тәртипләп тора.

Без бер-беребездэн башка яши алмыйбыз!

БЕЗ БЕРГӘ БУЛГАНДА РӘХӘТ!!!

Әәййй, белгечлэр, әйтегез әле туры килу ничек була соң ууул???!!» дип яза ул.

Автор: Г.Шарапова

Фото: zamira266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк