Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәповага: «Сез идеаль түгел икән... Усалсыз!»

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың тормышын күпләр күзәтеп бара. Зәмирә тормыш иптәше Максим Куприянов белән матур гаилә корып, ике ул тәрбияли. Шулай ук алып баручы Инстаграм тасмасында төрле кыз...

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың тормышын күпләр күзәтеп бара. Зәмирә тормыш иптәше Максим Куприянов белән матур гаилә корып, ике ул тәрбияли. Шулай ук алып баручы Инстаграм тасмасында төрле кызыклы темаларга үз мөнәсәбәтен җиткереп, тормышында булган вакыйгаларга бәйле матур микроблог алып бара.

Зәмирәне күпләребез «Әй, язмыш, язмыш» телетапшыруы алып баручысы буларак та белә. Төрле язмыш тарихлары белән еш очрашкангадыр, алып баручы гади кеше күңелен яхшы аңлый. Шуңа да аның Инстаграмдагы сәхифәләрен яратып укыйлар.

Шулай да Зәмирә бер язылучысының өметләрен акламаган. Ул кеше үзенең алып баручыга карата булган тискәре мөнәсәбәтен белдергән. «Мин сезне идеаль хатын дип уйлый идем. Инстаграмда сезгә язылгач, аңладым. Сез идеаль тугел икән. Усалсыз. Разочаровалась. Отписываюсь», – дип язган билгесез автор.

«Түгел шул. Чөнки, мин дә гап-гади кеше. Фәрештә дә, иблис тә тугел. Мин кеше, һәм миндә һәр икесеннән дә нидер бар. Мин дә, син дә, башкалар да шулай. Кемдәдер фәрештәдән, кемдәдер иблистән сыйфатлар күбрәк. Кайсын «ашатасың», «тәрбиялисең», шунысы үсә.

«Матур булып күренер өчен «тәтиләнеп» сезне ялганлап утырыйммы инде. Ялагайларны, төчеләрне, куштаннарны, ялганчыларны сөймим. Лучше «неидеальная» булып калам инде, ачуланмассыз», – дип җаваплый Зәмирә.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zamira266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк