Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпованы нахакка рәнҗеткәннәр

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова тормышында кызыклы да, шул ук вакытта кызганыч бер хәл булган. Көннәрдән бер көнне Куприяновлар гаиләсендә пульт ватылган. «Савиново» сәүдә үзәгенә барышлый Зәмир...

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова тормышында кызыклы да, шул ук вакытта кызганыч бер хәл булган.

Көннәрдән бер көнне Куприяновлар гаиләсендә пульт ватылган. «Савиново» сәүдә үзәгенә барышлый Зәмирәнең юлында вак-төякләр сатыла торган ларек очрый. Ул, хәзер алмасам, тагын ярты ел 2 телевизорга бер пульт бүләсе була дип әлеге кибетчек янында туктарга була. Үз чираты килеп җиткәч, кибетче белән пультка батарейка сайлаган арада кибеткә 5-6 яшьлек бала җитәкләгән ханым атылып килеп керә. Әлеге ханым Зәмирәнең алып бетергәнен дә көтмичә үзенә нинди пульт кирәген ашыга-ашыга кибетчегә аңлатырга керешә. Бү күренештән гаҗәпләнгән Зәмирә тәрбиясез ханымга кисәтү ясый, ләкин икенчесе барыбер үзенекен сөйләүдән туктамый. Аңа игътибар бирмичә генә кибетче беренче чират Зәмирә белән эшен тәмамлый. Мондый мөнәсәбәткә ачулы хатын Зәмирәгә «овца» дип кычкырып, баласын җитәкләп кибеттән чыгып китә. Коридорда баланың әнисеннән «А где овца?», – дип сораганы ишетелә иде дип искә ала бу вакыйганы Зәмирә.

Шулай итеп, пульт алырга барган җиреннән «матур» сүзләр дә ишетеп кайтырга туры килгән Зәмирә Рәҗәповага.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zamira266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк