Зәмирә Рәҗәпованың оста һәм ялкау бәдриләре

Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмында кызыклы пост язып чыкты. Күпләр бу постта үзләрен танырлар.
Зәмирә безнең һәрберебездә ике кеше яши, дип яза. Берсе шуның ‒ ялкаубәдри. Ул һәрвакыт артка сөйри. Иртән спортзалга барам дип кичтән планлаштырып ятасың, иртән ялкаубәдри артка сөйри. Инде ябыгырга дип планлаштырасың, ә ялкаубәдри торт кисәге белән кызыктыра. Берәр тренингка барырга җыенасың ‒ ялкаубәдри хаман чабудан тарта. Әлбәттә, кеше ялкаубәдрине тыңлый, чөнки аның белән рәхәт.
Ә икенче кеше ‒ остабәдри. Ул мескен хәлдә, аны ишетүче дә, тыңлаучы да юк. Ул спортзалга йөр, хәрәкәттә ‒ бәрәкәт, дип тә әйтеп карый, әмма... Кеше кайсы бәдрине тәрбияли, аның тормышына шул хуҗа була. «Әгәр дә #ялкаубәдри икән, димәк сезнен киләчәгегездә шулайрак булачак. Бертөрле, үзгәрешсез, артка таба. Һәм сез Бәдрине түгел, башкаларны гаепләячәксез, дәүләтне, ирне, хатынны, күршеләрне, Бәдрине генә тугел. Әгәр #остабәдри икән, димәк сез шәхес булып формалашып, тормышыгызны уңай якка үзгәртәчәксез. Сайлау мөмкинлеге үзегезнең кулда!», дип сүзен йомгаклый Зәмирә.
Ә сездә кайсы бәдри өстенлек итә?
Автор: Г.Шәрәпова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан