Логотип
Хәбәрләр

Зөһрә кызны күргәнең бармы?

«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белер...

«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән»... «Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана. Ә 1 декабрьдә Кариев театрында аның премьерасы булып узды. Әлеге курчак спектакле «Ай кызы Зөһрә» китабына нигезләнгән, авторы – шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Премьера көнне китапны тәкъдим итү, балалар өчен мастер-класс һәм уеннар да оештырылды.

Ксения Шачнева рәсемнәре буенча куелган спектакльнең эскизы октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителгән иде.

Шулай итеп Зөһрәне күрәсегез килсә, 9 декабрьдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә Кариев театрының Кече залына рәхим итегез!

Текст һәм фото: karievteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк