Логотип
Хәбәрләр

Әзһәр Шакиров: Бу спектакль илне үзгәртү, системаны үзгәртү турында

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының иң легендар спектакле булган “Ахырзаман”ның бердәнбер видеоязмасында финал өлеше сакланмаган. Ни кызганыч, аның татар телендәге...

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының иң легендар спектакле булган “Ахырзаман”ның бердәнбер видеоязмасында финал өлеше сакланмаган. Ни кызганыч, аның татар телендәге язмасы юклыгы да мәгълүм булды – артистлар тавышы өстеннән русча тәрҗемәсе яздырылган.

“Татар-информ” хәбәрчеләре "Камал мәктәбе" театр проекты кысаларында, артистлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән бергә, “Ахырзаман” спектаклен видеоязмада тамаша кылды һәм залда утыручылар белән бергә югалган финал һәм спектакль куелган чор турында фикер алышуда катнашты.

Кичә Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры яңа белем бирү проектын тәкъдим итте: театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" ачылды. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтеләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Режиссер Дамир Сираҗиевның танылган язучы Чыңгыз Айтматов романы буенча Камал театрында моннан 30 ел элек куелган “Ахырзаман” спектакленең видеоязмасы театрның Кече залында күрсәтелде. Билетлар сатылып беткән, зал аншлаг белән тулган иде.

Спектакль сюжетенда романның ике линиясе генә алынган һәм романда төп герой булмаган Бостон образы төп герой итеп күтәрелгән. Көтүче Бостон дусты Ирназарны югалта – ул яңа көтүлекләргә күчкәндә кыяташ тарлавыгына егылып җан бирә. Үз хатыны вафат булган Бостон дустының хатыны Гөлемханга өйләнә. Шушы җирләрдә ана бүре Акбүре белән гайрәтле ата бүре Ташчәйнәр яшиләр. Алар кешегә һөҗүм итми. Ә бервакыт аучы Базарбай бүре оясына юлыгып, бүреләр ауда чакта, аларның балаларын алып китә. Артыннан бүреләр куа чыккач, Бостон өенә кереп кача. Соңыннан ул табышы белән чыгып китә. Ә бүреләр үз балаларын алып киткән адәм кергән йортны истә калдыра. Бүреләр кешеләргә һөҗүм итә башлагач, Бостон Ташчәйнәрне атарга мәҗбүр була. Акбүре Бостонның баласын алып кача. Баласын коткарырга тырышкан Бостонның пулясы ялгыш улына тия. Спектакльнең оригиналында булган шушы өлеш видеоязмада төшеп калган. Бары тик Бостонның Базарбайны атуы гына калган.

Әлеге популяр спектакльне заманында Мәскәү телевидениесе төшергән һәм тавышлар өстенә русча тәрҗемә яздырылган. Оештыручылар спектакльнең Үзәк телевидение каналларында иң карала торган вакытта күрсәтелгән булуын әйттеләр. Хәзер театрда шушы видеоязма гына саклана, татарча версиясе сакланмаган. Спектакльдә Бостон ролен башкарган Әзһәр Шакиров видеоязманың әсәрне бөтен тулылыгы белән бирә алмавына, сүзнең мәгънәсе үзгәрүгә китерүен, ә өстенә яздырылган тәрҗемәнең әсәрне кабул итәргә комачаулавын әйтте.

Проектның кунагы буларак, аны инсценировка авторы Мансур Гыйләҗев, сценограф Сергей Скоморохов, музыкант Фоат Әбүбәкеров, спектакльдә уйнаучы артистлар чакырулы иде. Әсәрнең татарчага тәрҗемә авторы Хәлим Җәләй тамашачыга тәкъдим ителмәде. Чөнки ул көнне Хәлим Җәләй зур сәхнәдә уйнады.

Проектның модераторы Рәдиф Кашапов спектакльдә романның өч сюжет линиясеннән ике линиягә - бүреләр һәм аучылар каршылыгына басым ясалуын билгеләп үтте.

Мансур Гыйләҗев әлеге әсәргә Дамир Сираҗиев тәкъдиме белән алынуын әйтте. “Спектакль Дамир башында туган иде инде. Ул миңа сөйләп бирде - мин яздым. Аның беренче вариантын сәнгать советы кабул итмәде. Сәнгать советының җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов иде. Безнең кәеф төште, ике ай эчендә яңа вариантын яздык. Ул вакыт эчендә без дә, худсовет та үзгәрә башлавын сиздем. Унынчымы-унберенчеме варианты кабул ителде. Дамир дәртләнеп эшли башлады”, - дип сөйләде Мансур Гыйләҗев утыз ел элек булган вакыйгаларны. Ул спектакльләрнең аншлаг белән баруын, билетлар табып булмавын әйтте. “Бу әсәр Камал театры өчен дә һәм минем тормышымдагы иң зур вакыйгаларның берсе булып калды”, - дип йомгаклады фикерен Мансур Гыйләҗев.

Спектакльдә Камал театрының ул чактагы яшь артистлары Зөлфирә Зарипова, Нариман Гарифуллин, Әзһәр Шакиров, Фирдәвес Хәйруллина, Идрис Мәсгутов, Гөлсем Исәнгулова, Шамил Бариев, Наил Дунаев, Равил Шәрәфиев, Камил Камалов һәм башкалар катнашкан. Ни кызганыч, Фирдәвес Хәйруллина, Идрис Мәсгутов, Шамил Бариев, Камил Камаловлар инде исән түгел. Видеоязманы караган Әзһәр Шакиров та үзенең мәрхүм булган иптәшләре турында уйлавын әйтте. Спектакльнең режиссеры Дамир Сираҗиев һәм композиторы Рәшит Абдуллин да күптән вафат.

Спектакльдә Равил Шәрәфиев парторг образын башкара һәм ул бик тә Брежневны хәтерләтә. Равил Шәрәфиев илдә иң төп парторгның Брежнев булуын истә тотып, шаяртып кына орденнар тагып, аныңча уйнавын әйтте. Режиссерга бу алым ошаган да, ул шулай уйнарга кушкан. Спектакльне караган Мәскәү тамашачысы Равил Шәрәфиевне бер гримсыз да Брежневка охшаган, дип бәяләгәннәр.

“Бу спектакль илне үзгәртү, системаны үзгәртү турында, - диде Әзһәр Шакиров. – Монда “Бу илдә яшәп булмый” дигән фикер ята. Моны Чыңгыз Айтматов язмаган булса, безнең авторлар күтәрә дә алмаслар иде”.

Спектакльдә Зөлфирә Зарипова белән Нариман Камаловлар Акбүре белән Ташчәйнәр образларын тудырдылар. “Мин бүрене уйныйм дип түгел, үзем ничек хис иттем – шулай уйнадым. Спектакльдә Фирдәвес Хәйруллина уйнаган Гөлемхан образы белән Акбүре арасында параллель бара – икесенең дә балаларын үтерәләр”, - диде Зөлфирә Зарипова.

Моннан утыз ел элек спектакльгә рецензия язган, соңрак Чыңгыз Айтматовның татар әнисе Нәгыймә апа турында документаль китап язган Фәүзия Бәйрәмова спектакльгә бәя бирде, аның асылын һәм финалын аңлатып үтте. Шулай ук спектакльгә рецензия язган Галина Зәйнуллина спектакльнең татар театры өчен яңы күренеш булуы турында аңлатып үтте.

9 февральдә проект кысаларында "Әлдермештән Әлмәндәр"(1976 ел) спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу узачак. Авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов. 23 февральдә - "Телсез күке" (2004 ел). Авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Проект программасында “Казан егетләре” спектакле дә бар. 

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк