Логотип
Хәбәрләр

Әзһәр Шакиров татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Татарстан китап нәшрияте сайты өчен Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәрен һәм Дәрдмәнд шигырьләрен укыды. Артист татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый ди...

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Татарстан китап нәшрияте сайты өчен Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәрен һәм Дәрдмәнд шигырьләрен укыды. Артист татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный. 

Әзһәр Шакиров фикеренчә, Әмирхан Еники, Дәрдмәнд, Һади Такташ әсәрләре  мәңгелек әсәрләр. «Татар кешесе боларның барысы белән дә таныш булырга тиеш. Татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый»,  диде ул.

«Аудиокитаплар яздыру эше бераз соңга да калды. Милли хәзинәләребезне, замана мөмкинлекләреннән файдаланып, хәзерге буын кешеләренә җиткерергә кирәк. Китап уку модадан төшеп калды,ә аудиокитапларны  кешеләр машинада барганда яисә буш вакытларында тыңлый алачак. Аудиокитаплар да көчле тәэсирле булачак»,  диде Татарстанның халык артисты.

Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен Татарстан китап нәшрияте сайтында түләүсез тыңлап була. Шушы көннәрдә Әзһәр Шакиров укуында Дәрдмәнд шигырьләрен дә тыңлап булачак.

Фото: Рамил Гали

 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк