Логотип
Хәбәрләр

Әзһәр Шакиров татар язучысының трагедия жанрын язмавын милләт үсешендә тоткарлык дип саный

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров татар язучыларының трагедия жанрын язмавын милләт үсешендә тоткарлык дип саный. Бу хакта у...

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров татар язучыларының трагедия жанрын язмавын милләт үсешендә тоткарлык дип саный. Бу хакта ул Камал театрының Кече залында Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакленең видеосын караганнан соң әйтте.

Искәртеп үтәбез, спектакль театрның “Камал мәктәбе” проекты кысаларында күрсәтелде. "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты.

“Трагедия жанрында татар язучыларының әсәрләре юк диярлек. Һади Такташның “Җир уллары” трагедиясе генә бар, - диде Әзһәр Шакиров. - Бу милләтнең үсешендә тоткарлык дигән сүз. Зур фикерләр һәм каршылыклар булса, ул милләтнең язучылары трагедия жанрын да язарлар иде”.

Трагедия жанрында милләтнең язмышы хәл ителә дип саный күренекле актер. “Татар театрында татар тамашачысына трагедия жанрын күрсәтү үзе бер батырлык. Без дөнья үрнәкләрен уйнамасак, аларны кабул итмәсәк, артистның үсеше тоткарлана, артист уенының көче бетә. Ул тамашачыга яраклашып, гел тамашачыны үзенә каратып, көлдереп тора башлый”, - ди ул.

Яшь Фәрит Бикчәнтәев куйган “Ромео һәм Джульетта” спектакле тамашачы йөри торган спектакльгә әверелмәгән.

Трагедия жанры татар театры репертуарларында еш очрамый. Шунысы да игътибарга лаек, быел Минзәлә театры азәрбәйҗан классигы Җәвид Хөсәен әсәре буенча “Иблис” трагедиясен куеп “Тантана” театр премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңү яулады

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк