Логотип
Хәбәрләр

Зачет өчен укытучыга акча күчергән студентны Татарстанда хөкем иттеләр

Икътисад бүлегенең беренче курсындагы студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша укытучыга акча биргән. КФУның Чаллы институты (филиал) икътисад бүлегенең беренче курсындагы студент кыз июнь аенда моб...

Икътисад бүлегенең беренче курсындагы студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша укытучыга акча биргән.

КФУның Чаллы институты (филиал) икътисад бүлегенең беренче курсындагы студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша “Предприятие һәм оешмалар икътисады” кафедрасы доцентына ике мең акча күчергән. Бу турыда Чаллы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Судта кыз гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше туктатылган. Ул биш мең штраф түләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: "Татар-информ"

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк