Логотип
Хәбәрләр

Завод булсын, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк – Дәүләт Советы депутаты

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндыру заводы кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов шушы...

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндыру заводы кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов шушы тәкъдимен кертте.

Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5 нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты турында сүз барды. Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашуын тыюга кагылышлы булды. Закон проекты кире кагылды.

Парламентарийлар чүп яндыру заводы төзүгә карата фикерләрен җиткерде. “Депутат Рафаэль Юнысов бу сорауның үтә дә актуаль булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, завод төзегәндә нинди критерийлар исәпкә алынырга тиешлеге, галимнәр бәяләмәсе, фикере дә кирәк. “Завод вариантын сайлаганда, барлык мәсьәләләр хәл ителгәнен, таләпләргә җавап биргәнен карарга кирәк. Файдага булуын кайгыртырга кирәк. Завод кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Полимер, пластик бар. Һәр чүп төренең үз характеристикасы бар, аларны бергә эшкәртергә ярамый, юкса әллә нинди химик реакцияләргә керүләребар”, - ди Юнысов.

Комитет рәисе Таһир Һадиев депутатның тәкъдимен кабул итте. “Бүген республикада программа эшләнгән, Хөкүмәт территориаль урнашу схемасын раслады. Безгә бу мәсьәләгә җитди карап, чүпне сортларга аерырга кирәк. Шундый бурыч тора. Бу эзлекле системалы эш, бер көнлек эш түгел. Без бу проблемага битараф түгел”, - дип белдерде ул.

Шулай ук бүген 2019 елдан атмосферага күпме зарарлы матдә чыгарылуын исәпкә алу таләбе кертелү билгеле булды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк