Логотип
Хәбәрләр

Заворотнюк Малаховның тапшыруында төшкән

Ике ел инде баш миендә яманшеш диагнозы белән көрәшкән популяр актриса Анастасия Заворотнюк төнлә «Беренче канал»да ток-шоу алып баручы Андрей Малахов янына тапшыруда катнашырга килгән дигән имеш-мимешләр таралды.

Ике ел инде баш миендә яманшеш диагнозы белән көрәшкән популяр актриса Анастасия Заворотнюк төнлә «Беренче канал»да ток-шоу алып баручы Андрей Малахов янына тапшыруда катнашырга килгән дигән имеш-мимешләр таралды.

Настя белән Андрей бик дуслар дип язалар, шуңа да Настя нәкъ Малаховка күпләр күптәннән көткән интервьюны бирергә вәгъдә иткән ди. Ноябрь башларында Заворотнюк телевидениегә кайта икән дигән хәбәр чыкты. Настя әле үзенең Крекшинодагы йортында реабилитация үтә, саф һавада йөри башлаганын күргәннәр. Шулай ук 49 яшьлек актрисаны хастаханәгә процедураларга йөртәләр, өч катлы йорты янына машина килә һәм Настяны кеше күрмәслек итеп машинага утырталар. Аның чирләгәннән соң бер фотосы да булмады. Бу айлар буена аның янында тугры тормыш иптәше Петр Чернышев булды.

Анастасия Заворотнюкның диагнозын быел май аенда РФ Президенты Владимир Путин белән киңәшмәдә Русия Фәннәр Академиясенең молекуляр биология институты директоры Александр Макаров рәсми рәвештә раслады. Аны дәвалауда яңа технологияләр кулланабыз, диде. 5 августта актрисаны эксперименталь вакцина белән дәвалаулары билгеле булды. Аны Анастасия өчен Санкт-Петербург галимнәре махсус ясаган. Дәвалану курсы ике елга кадәр сузылырга мөмкин.  

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк