Логотип
Хәбәрләр

Үзбәк театры актеры: Безнең артистлар беренче театраль белемне татарлардан алган

Үзбәк театрының корифейлары беренче театраль белемне татар артистларыннан алганнар. Бу хакта Үзбәк милли академия драма театрының Камал сәхнәсендә үткән спектакленнән соң театрның легендар артисты Ёдг...

Үзбәк театрының корифейлары беренче театраль белемне татар артистларыннан алганнар. Бу хакта Үзбәк милли академия драма театрының Камал сәхнәсендә үткән спектакленнән соң театрның легендар артисты Ёдгор Сәгъдиев әйтте.

Ёдгор Сәгъдиев кулындагы чәчәк букетын үзбәк артистларына сәхнәгә чыгарга булышкан татар артистлары хөрмәтенә сәхнә алдына куйды.

Спектакльдән соң артистларны котларга чыккан Камал театры вәкиле – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша «Сәйяр» труппасы артистларының Урта Азиягә чыгып спектакльләр күрсәтеп йөрүләрен аңлатып узды. «Безнең беренче татар хатын-кыз актрисабыз анда әле оешып кына килгән ярымпрофессиональ труппалар белән чыгышлар ясаган. Чөнки ул якларда хатын-кызга сәхнәгә чыгу катгый тыелган булган», - диде ул.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кысаларында театр коллективы үзенең «Иман» драмасын күрсәтте. Үзбәк драматургы Иззат Солтанның әлеге пьесасы алтмышынчы елларда язылган.

Әсәр хәзер дә актуальлеген югалтмаган теманы - фәнни эшләрдә плагиатлык темасын нигез итеп алган. Профессор Комиловның улы фәнни максатларына ирешү юлында караклык юлына баса. Әсәр традицион сценография файдаланылып традицион юл белән куелган.

Спектакль Камал театрының зур залында аншлаг белән барды. Тамашачылар арасында «Нәүрүз»дә катнашучылардан тыш үзбәк диаспорасы да, театр сөюче Казан тамашачысы да бар иде. 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк