Логотип
Хәбәрләр

Үзбәкстан артистларын аэропортта чәкчәк һәм гармун белән каршыладылар

Гастрольләргә килгән Үзбәк милли академия драма театры артистларын Казан аэропортында чәкчәк һәм гармуннар белән каршыладылар.  Үзбәк милли академия драма театры артистларын каршылауны Камал театры к...

Гастрольләргә килгән Үзбәк милли академия драма театры артистларын Казан аэропортында чәкчәк һәм гармуннар белән каршыладылар. 

Үзбәк милли академия драма театры артистларын каршылауны Камал театры коллективы оештырды. Ташкенттан Мәскәү аша очып килеп төшкән кунакларны сәламләргә Камал театры җитәкчелеге – театр директоры Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, театрның музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров, шулай ук күренекле артистлар Наилә Гәрәева, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Әсхәт Хисмәтов һ.б. - барлыгы егермеләп артист килгән иде.

Театр директоры Фәтхулла Мәсудов җитәкчелегендәге делегацияне Камал театрының яшь артистлары милли киемнәр белән каршыладылар.

Ә шушы көннәрдә генә Камал театрының Үзбәкстан гастрольләренә катнашкан театр директоры Илфир Якупов һәм директор урынбасары Ранис Сәхибуллин Ташкентта үзләренә бүләк ителгән үзбәк милли чапаннарыннан иде.

Үзбәкстан артистлары Татарстан җиренә аяк басканда, татар көйләрен Саба гармунчылары уйнап торды.

Самолет тоткарланып, артистлар шактый арыган булсалар да, унике гармунчыдан торган ансамбль бию көен уйнаганда, зал уртасына биергә чыктылар.

«Без Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал театры чакыруы буенча килдек, - диде театр директоры Фәтхулла Мәсудов «Татар-информ» хәбәрчесенә. - Үзбәк белән татар халкы бер-беребез белән дус булып яшибез. Без бит тугандаш халыклар. Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек бар, ул багланышлар озак еллар дәвам итсен иде”.

Фәтхулла Мәсудов шушы көннәрдә генә Камал театрының Үзбәкстанга килеп, анда өч спектакль күрсәтүен искәртеп үтте. «Безнең халыкка бик ошады. Хәтта бер спектакльне кабатлап күрсәтүләрен сорадылар», - диде ул.

Үзбәк милли академия драма театры гастрольләре – Камал театрының Үзбәкстандагы уңышлы гастрольләреннән соң җавап визиты булып тора. Камал театры коллективы үзләрен Ташкентта бик зурлап каршылауларын, кунак итүләрен сагынып сөйли. Үзләре дә үзбәк коллегаларына чын татар кунакчыллыгы күрсәтергә җыеналар.

Бүген Камал театры сәхнәсендә Үзбәкстан театры гастрольләре башлана. Гастроль репертуарында ике спектакль - Кучкар Норкобилның «Язмыш сынавы» драмасы һәм Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» моноспектакле.

Спектакльләр 24, 25, 26 сентябрьдә күрсәтелә. 19.00 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк