Логотип
Хәбәрләр

Үзбәкстанда Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчегә автомобиль биргәннәр

Конкурста 5366 кеше (шуларның 2 меңнән артыгы - хатын-кызлар) катнашырга теләк белдергән. Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Үзбәкстанда узган Коръән укучылар бәйгесенең төп бүләге - автомобиль - Ка...

Конкурста 5366 кеше (шуларның 2 меңнән артыгы - хатын-кызлар) катнашырга теләк белдергән.

Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Үзбәкстанда узган Коръән укучылар бәйгесенең төп бүләге - автомобиль - Каракалпакстанда яшәүче Юлдашбәк Нуреддиновка тапшырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Конкурста җиңүчегә ил Президенты исеменнән Lacetti автомобиле бүләк ителгән. Шулай ук «Коръәнне иң матур укучы» һәм «Бәйгенең иң яшь катнашучысы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләп үтелгән», - дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтеннән.

Коръән укучылар бәйгесе ике номинациядә (кәгазьдән уку һәм яттан уку) үткәрелгән. Конкурста 5366 кеше (шуларның 2 меңнән артыгы - хатын-кызлар) катнашырга теләк белдергән.

Диния нәзарәтендә хәбәр иткәнчә, бәйгенең жюри әгъзалары арасында Үзбәкстанның гына түгел, башка илләрнең дә дин әһелләре булган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Үзбәкстан халкының 94 проценты ислам динен тота, 3,5 проценты - христианнар, калганнары башка дини конфессияләргә карый.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк