Логотип
Хәбәрләр

Үзбәкстанда Сабан туе узды

7 июльдә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә, “Ёшлик” мәдәният һәм ял паркында Сабан туе узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә. Чараның рәсми ачылышы...

7 июльдә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә, “Ёшлик” мәдәният һәм ял паркында Сабан туе узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Чараның рәсми ачылышы 19:00 сәгатьтә булган. Ачылышта Сәмәрканд өлкәсенең “Умырзая” татар-башкорт милли мәдәни үзәге рәисе Әхмәд Сөбханкулов чыгыш ясаган. 

Ул үзенең чыгышында Сәмәркандта яшәүче татар һәм башка диаспораларга ел саен традицион бәйрәм уздыру мөмкинлеге бирелгән өчен Үзбәкстан хакимиятенә рәхмәтен белдергән.

Килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән Сәмәрканд шәһәре Хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рита Мәхмүдова, Сәмәрканд өлкәсенең немец һәм азәрбайҗан милли мәдәни үзәкләре рәисләре дә котлаган. Алар төрле милләтләр һәм халыклар арасында үзара аңлашу, уңышлы хезмәттәшлек һәм дуслык турында сөйләгән.

Кунакларга конкурслар, җыр-биюләр, Ташкент шәһәренең популяр җырчылары һәм алып баручылары Руслан Гайнанов һәм Ирина Гыймранова чыгышлары тәкъдим ителгән. Шулай ук татар милли ризыкларыннан табын әзерләнгән.

Фото:samcity.uz

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк