Логотип
Хәбәрләр

«Үзебезнеке белән төшәргә слабо?»

Украинада президент сайлауларында юморист Зелнский җиңгәннән соң, интернетта күп мемнар барлыкка килде. Янәсе, безнең юмористлар да президентлыкка дәгъва кылалар. Данир Сабиров үзенең инстаграм аккау...

Украинада президент сайлауларында юморист Зелнский җиңгәннән соң, интернетта күп мемнар барлыкка килде. Янәсе, безнең юмористлар да президентлыкка дәгъва кылалар.

Данир Сабиров үзенең инстаграм аккаунтына АКШның элеккеге президенты Барак Обама һәм Германия канцлеры Ангела Меркель арасында басып торган фото урнаштырды. «Дурной пример заразителен», дип язып куйган һәм Татарстан президенты Рөстәм Миннихановны да билгеләгән. Әлбәттә инде бу постка төрледән төрле комментарийлар язганнар:

«Ни өчен дурной? Зеленский кебек булдырырга берегезнең дә хәленнән килми.»

«Син Зелнскийга охшагансың да»

«Молодец. Бераз хыялланып алу зыян итмәс. Шулай да кызып китеп күп вәгъдәләр биреп ташлама»

«Үзебезнеке белән төшәргә слабо?»

«Лучше Төркиягә. Телне дә беләсең, төс-кыяфәтең дә туры килә»

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк