Логотип
Хәбәрләр

«Үзем язам, үзем ышанмыйм!»

«Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн. Сабыебызның туган көне. Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллага шөкер!» ‒ дип яза җырчы.

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов бүген тәүге тапкыр әти-әни булдылар. Бу хакта Гөлназ үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итә. «Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн. Сабыебызның туган көне. Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллага шөкер!» ‒ дип яза җырчы.

Искәртик, Гөлназ Асаева йөкле булуын шактый вакыт җәмәгатьчелектән яшереп йөрде. Инстаграм челтәренә куйган фотоларыннан да, Гөлназның сүзләреннән дә бу хакта дөресен белү мөмкин түгел иде. Әле күптән түгел генә матбугат чараларында Гөлназның шактый түгәрәкләнгән корсагы күренгән фотолар тарала башлады. Шулай ук җырчы авырлы килеш әтисе Рөстәм Асаевның концертында чыгыш ясады.

Гөлназ белән Вилданны тәүге тапкыр әти-әни булган көннәре белән тәбриклибез. Сабыйга сәламәтлек телибез, тигезлектә үстерергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк