“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холлында концерт күрсәтергә җыена

“Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алган иде.

2019 елда “Үзгәреш җиле” фестивале концерты Америкада үткәреләчәк. Бу хакта Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында Венера Ганиева хәбәр итте.

“Без Америкага җыенабыз. Карнеги-холлда “Үзгәреш җиле” фестиваленең иң яхшы әсәрләреннән төзелгән концерт планлаштырыла. Америка да, Европа да безнең татар җыры турында ишетәчәк әле”, - диде танылган җырчы.

  • “Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алды. Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Фестивальнең җитәкчесе – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
  • Карнеги-холл – Нью-Йорктагы концерт залы. Дөньядагы иң затлы концерт залларының берсе. Гомуми сыйдырышлылыгы – 2800 урын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
220
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы