Логотип
Хәбәрләр

«Үзгәреш җиле» кемгәдер кирәк? Ә ник бәхәсләшәләр?

Соңгы язмабызда телне, сөйләмне үзгәртү турында гәп корып, аны, башлыча, татар халык җыры мисалында куерткан идек. Бәхәслерәк тезислар кузгатылганга, интернетчыларыбыз арасында да төрлечәрәк фикер бел...

Соңгы язмабызда телне, сөйләмне үзгәртү турында гәп корып, аны, башлыча, татар халык җыры мисалында куерткан идек. Бәхәслерәк тезислар кузгатылганга, интернетчыларыбыз арасында да төрлечәрәк фикер белдерелә. Мәсәлән, узган елгы «Үзгәреш җиле» концертына карата тискәре фикер белдергән җырчы Георгий Ибушев язмасыннан китерелгән өзеккә карата «Ак болан» дигән авторыбыз: «Георгий Ибушев мең кат хаклы.

Алтын фикер», ди. Искә төшерик әле – җырчыбыз болай дигән иде: «Үзгәреш җиле»нең  берничә җырын гына тыңладым – котым очты.  Халык җырларын бозарга беркемнең дә хакы юк!  Алар гасырлар буе яшәп эшкәртелгән инде. «Үзгәреш җиле» булдырасылары килә икән, шушы форматка яраклы җырларны үзләре махсус язсыннар. Чын Европача.  Алар бит Европага тартылалар. Ә Европага аларча җырлау кирәкми, аларга безнең моң, милли аһәң кадерле» (Т.я., 6 апр., 2017).

    Бу язмабызны хуплап шылтыратучылар да булды. Татарстан радиосы шул язма эчтәлегендәге дәрес-әңгәмәне аерым тапшыру итеп бирергә җыена. Безгә аны тулыландырырга яңа күзәтүләр дә өстәлеп тора. Менә   артист Элвин Грейның (Радик Юлъякшин) чираттагы концерты «Татнефть–Арена»да булганга, анда 9 мең тамашачы җыелу факты җурналистларга  концертны зур тамаша, хәтта вакыйга итеп бәяләргә дәлил булды. Ничек шул хәтле халык җыелган! Моның сәбәпләрен эзләгәндә журналистлар тагын  бу  көннәрдә аеруча көчәйгән тел сәясәте шаукымына бирелделәр шикелле. Моңарчы көнбатышча башкарып мавыккан артист бу юлы программына элек тә татар эстрадасында, радио, телевидениедә актив җырланган берничә татарча җырны керткән. Концертка карата матбугатта, интернетта бирелгән язмаларда шушы факт үзәккә алынды. Менә   «Татар-информ»ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповның күләмле аналитик язмасыннан берничә генә  җөмлә: Элвин Грей  татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды...; Әле кайчан гына татар халкы транспортта сөйләшергә оялган..., ә Элвин Грей концертыннан кайтып баручы татарлар троллейбуста кычкырып «Уфтанма»ны җырлады; Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган Элвин Грейга - ашыгыч рәвештә Тукай премиясе!”  

Ана телебез яшәсен, чыннан да дәүләт теле сыйфатында кулланылсын өчен кылынган һәр яңа гамәлне хуплау кирәктер, тик моңа тормышчан, гадел бәя булырга тиештер, сабын күбегедәй шапырынулар нигә? «Саташмыйк!» Бу киңәшне Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең директоры – күренекле мөгаллимәбез, милләтпәрвәр Камәрия ханым Хәмидуллина әйткән («Сөембикә», №11, 2018). Нәкъ менә телебезне саклау хакында. Телне сакларга дип төрле буш сүз сөйләүләрне, бер чиктән икенче чиккә ташлануларны ул шулай дип атый.  

    Концерт димәктән, мин дә күрдем, тыңладым  аны. Гап-гади татар кешесе сыйфатында да, радиога «Тел һәм җыр» темасына фәнни язма әзерләүче тел белгече буларак та диккать итеп. Бик кыска гына әйткәндә, мин анда күңелгә ятышлы   бер генә дә татар сүз, гыйбарәсен, яисә җан рәхәте биргән милли моң-көй ишетмәдем. Чын татарчаны бозу, тискәре якка үзгәртүгә мисаллар бихисап иде. Моңа мин генә түгел, бүтәннәр дә игътибар итми калмаган: телебез, аны куллану турында борчылып әйтелгән бер-ике генә фикер: Чулпан Гарифуллина (Ватаным Татарстан): «атар-башкорт-урыс телләрен бергә кушу...; күпләрне җыр сүзләрен аңлап булмавы борчыды...; җырдан тыш сөйләнгән сүзләре дә халыкка авырлык белән генә барып иреште; җырларының аерым өлешләре йотылып калды; кайбер мизгелләрдә нинди телдә башкарылуы да аңлашылмады». Җырчының иҗаты белән күптәннән кызыксынучы Энҗе Ризванова: “Барысы да югары дәрәҗәдә: музыка, ут, яраткан җырлар...”. Татар җыры, тел турында бер сүз, бер фикер юк бит.

    Кыскасы, телне саклау турында чираттагы сәяси «кытаклау» нигә кирәк булды икән, Г.Тукай премиясенә тәкъдим итәргә чираттагы «корбан»ны эзли башлаганнармы әллә!?  

  Артистның Уфада уңышлы үткән концертына да матбугат, интернет игътибарсыз калмады. Бу юлы да концертка 8 мең кеше килүенең сәбәпләрен эзләделәр. Тик биредәге матбугатта , шөкер,  телне «кайгырту» ны үзәккә куючы, әйтик, С.Юлаев премиясенә тәкъдим итүче  булмады. Югыйсә, Р.Юлъякшин Башкортстанныкы, өстәвенә әле Башкортстанның атказанган артисты исемле икәнен искә төшереп, татар теленең биредәге  төп шивәләренең берсе башкорт шивәсенә битараф булмаска тиешлеген кисәтү урынлы булган булыр иде дә бит, тик журналистларга ул күбрәк бизнес турында, аксессуар кибетләре ачарга җыенуы турында сөйләргә теләде; тыңлаучыларына да, башлыча, мондый тамашада Кукмара кызының ничек катнаша алуы кызыграк иде. Тел онытылды! Хәер, моңа өмет итәргә дә кирәкми иде – күпме «саташырга» була, мондый  җырлаучыларның татар җырына, бигрәк тә аны саклау кебек изге эшкә нинди уңай кысылышы бар!?

    Фикерләр төрле чыганакта белдерелде. Мәсәлән, Матбугат.ру шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграммасына игътибар итте: «Замана белән бергә атлаучы язучының күп кенә сәнгать әһелләре өнәп бетермәгән Элвин Грей белән дә эшләре «пеште» бит. Быел Радик Казанда һәм Башкортстанда 10 меңгә якын тамашачы җыеп, аншлаг белән узган концертларында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Каеннар арасында»  җырын җырлап, тамашачыга сюрприз ясады.... Роберт Миңнуллин әлеге җырының кабат сәхнәгә кайтуына куанып: "Бу безнең Оскар Усманов белән икәү язган җырыбыз! Аны озак еллар Рәсим Низамов җырлады. Бу җыр өчен безне мактадылар да, тәнкыйтьләделәр дә...; Ул өр-яңадан яши башлады! Бүген ул Уфада башкортча да яңгырый! Шәп яңгырый бит! Браво, Радик! Халыкны уяттың! Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый! Бөтен Спорт Сарае җырлый! Бу сезгә хоккей гына түгел! Бу - безнең Җыр яңгырый! Үзебезнең Җыр яңгырый!   Җыр шушылай яңгырарга тиеш! Җыр шушылай җырланырга тиеш! Татар белән башкортны шушылай гына уятып буладыр, күрәсең! Рәхмәт, Радик! Рәхмәт, Элвин Грей!" – дип язган.

    Шагыйрьне аңлап була – бу җыр  аның баласы бит, кайсы ата-ананың үз баласының үзгәрүенә тискәре карыйсы килсен. Тик монда шагыйрь, өстәвенә әле Халык шагыйре үз җырын гына түгел, гомумән җырны, өстәвенә әле халык җырын, күзаллап фикер йөртә дип уйланыла. Монда инде аның кайбер артык хисле-шапырынкы («Халыкны уяттың!», «Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый!», «Җыр шушылай җырланырга тиеш!» кебек) гыйбарәләрен гадел бәя дип кабул итеп булмый. Әлеге дә баягы, «Саташмыйк!» 

  Язмабызны йомгаклар вакыт та җитте. Турыдан-туры тел, сөйләмнең нәзәри тезисларыннан бераз читләшкән язмаларыбыз тәлгәшен дә тәмамлыйбыз. Игътибар итми калмагансыздыр: алар барышында без бүгенге сөйләмебездә юл куелып киленгән кимчелекләргә дә тукталдык. Сәбәпләрен ачыклаганда әледән-әле “телебез кануннарының үтәлмәве” дигән гыйбарәне әйткәләдек. Алга таба бу тезисны фәнни нигездә, төплерәк күзаллау сорала, күрәсең. Килешсәгез, Аллага тапшырып, тотынырбыз да.                                            

       Илдар Низамов

 филология фәннәре докторы.

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк