Логотип
Хәбәрләр

«Жди меня» тапшыруында яңа алып баручылар

«Жди меня» – танылган тапшыру. Ул кешеләргә якын кешеләрен табарга ярдәм итә. Хәзер инде безнең тормышка интернет һәм социаль челтәрләр заманы булса да, бу тапшыруның популярлыгы кимеми, чөнки монда у...

«Жди меня» – танылган тапшыру. Ул кешеләргә якын кешеләрен табарга ярдәм итә. Хәзер инде безнең тормышка интернет һәм социаль челтәрләр заманы булса да, бу тапшыруның популярлыгы кимеми, чөнки монда уйлап чыгарылмаган, чын хәлләр сөйләнелә.

Яңа сезонда тапшыруның алып баручылары үзгәргән, хәзер аны Татьяна Арнтгольц белән Александр Лазарев-младший алып бара.

Татьянага бу эш җиңел генә бирелмәгән, чөнки берьюлы биш тапшыру төшерергә туры килгән. Ничек кенә булса да, актриса зарланмый, чөнки алар башкаларга ярдәм итәләр.

Тапшыруны яратып караучылар, алып баручылар алышыну «Жди меня» тапшыруына зыян китермәс, дип ышанып калалар.

Гөлшат Хәлиуллина

Фото jdi_menya_official аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк