Логотип
Хәбәрләр

Жириновский авыр хәлдә яки синоптиклар өйдән чыкмаска куша

Авылдагы торакның 1 кв.метры бәясе расланды

Татарстан хакимияте 2022 елга социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен авылдагы торакның 1 кв.метры бәясен раслады. Документ нигезендә, 1 кв.м торак бәясе 29 мең сум тәшкил итәчәк.

Казан мэры Илсур Метшин коронавирус белән җиңел формада авырган. Температурасы 37,4 градус булган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән 1 514 кеше зарарланган. Бу-яңа антирекорд.

2022 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәте ярдәме белән Россиянең алты  төбәге укытучыларга түләүнең яңа системасына күчәчәк. Алар арасында Мордовия, Белгород, Түбән Новгород, Ярославль, Сахалин һәм Татарстан белән күрше Киров өлкәсе бар.

Россия укытучыларының 76% ы минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк акча ала. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы хәбәр итә. Мәгълүматлар 2021 елның декабрендә тәкъдим ителгән. Ул вакытта минималь хезмәт хакы 12 792 сум иде. 2022 елның 1 гыйнварыннан аны 13 890 сумга кадәр арттырганнар.

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский хастаханәгә озатылган. ЛДПРДА мәгълүматны кире какканнар. Тик ТАСС мәгълүматларына караганда, 75 яшьлек сәясәтче хастаханәдә инде берничә көн ята, аның хәле авыр дип бәяләнә. 2021 елның декабрендә Жириновский коронавирустан җиденче прививка ясатуы турында сөйләде.

Татарстанда һава торышы начарлану көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә Татарстанда, шул исәптән Казанда, урыны белән көчле кар,  җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитә.

Россия Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарының төркем этабының беренче матчында Швейцария командасын җиңде. Матч 1: 0 исәбе белән тәмамланды. Россия өчен Казанның «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Воронков уйнады. Ул өченче звенода иде. Киләсе матч 11 февральдә узачак. Россия Дания командасына каршы уйнаячак.

Сездә нинди хәлләр бар?

Фото Коммерсант

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк