Журналист Фәнис Фәтхи вафат

Бүген төнлә Уфа шәһәрендә журналист, «Яңа гасыр» телерадиокомниясенең Уфа корпункты җитәкчесе Фәнис Фәтхуллин вафат булды. Бу хакта «Татар-информга»га «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте.
Фәнис Фәтхи телевидениегә 2002 елда килде. Аңа кадәр ул «Азатлык» радиосында, «Татар-информ»да, «Кызыл таң» газеталарында эшләгән иде.
Журналист буларак ул Фәнис Фәтхи псевдонимы астында танылган иде. «Казанның 1000-еллыгы истәлеге» медале һәм башка бик күп Почет грамоталары, иҗади конкурс дипломнары белән бүләкләнә, берничә китап бастыра.
Журналист Фәнис Фәтхи белән бүген аның Уфадагы фатирында хушлашалар. Ул иртәгә туган ягы – Бүздәк районы Кәпәй-Кобай авылы зиратында җирләнәчәк.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Татар-информ сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан